Ниццада кешеләрне таптату "Ислам дәүләте"сценарие буенча башкарылган - The Times

Франциядә йөк машинасының халык өстенә менүе аркасында, 84 кешенең гомере өзелгән

 (Казань, 16 июля, «Татар-информ»). "Ислам дәүләте" (Россиядә тыелган террорчылар оешмасы) Ниццадагы терактны үз өстенә алган, дип хәбәр итә Франциянең «20 Minutes» басмасы Amaq агентлыгына сылтама белән.

 Ниццада теракт террорчыларны өйрәтүче видеороликларның берсендә сурәтләнгән сценарий буенча узган. Июньдә АКШта урнашкан Халыкара экстремизмны өйрәнү үзәге "Ислам дәүләте" үз тарафдарларына мөмкин кадәр күбрәк балаларны таптату өчен йөк машинасы кулланырга киңәш иткәнлеген ачыклаган. Бу хакта The Times газетасы яза. 

14 июльдә Ниццада кич ак төстәге йөк машинасы 70 км/сәг чамасы тизлек белән Бастилияне алу көнен бәйрәм итүчеләрне таптатып йөри башлаган. Машина кешеләрне таптатып, 2 км тирәсе барган. Полиция йөк машинасы йөртүчесен атып үтергән. Президент Франсуа Олланд бу уңайдан өч айга гадәттән тыш хәлн игълан итте. Франция полициясе шимбә иртән Ниццада теракт эше буенча биш кешене кулга алган, алар барысы террорчы Мөхәммәд Лахуайедж Бухлель (Mohamed Lahouaiej Bouhlel) белән якыннан таныш.

(Гөлүзә Василова әзерләде)