Чаллы шәһәренең бер фатирында ике балкон һәм аш бүлмәсе янган

Янгын тәмәке тартканда саксыз кылану аркасында килеп чыккан
(Казан, 16 июль, «Татар-информ»). Чаллыда 5 катлы йортның соңгы катында урнашкан бер фатирда тәмәке тартканда саксыз кылану аркасында ике балкон һәм аш бүлмәсе янган.
ТР Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча, фаҗига килеп чыгуга фатирда үзе генә яшәгән ханым гаепле булырга мөмкин. Ул балконда тәмәке тарткан һәм йокларга кереп киткән. Күрәсең, тәмәке төпчеге балкон тышланган пластикка эләгеп, ул пыскып яна башлагандыр.
Ханым ялкын телләренең балконнан аш бүлмәсенә һәм күрше балконга үрмәләвен сизмәгән дә. Янгын сүндерүчеләрне төтен исен сизеп алган күршеләре чакырткан. Фаҗига урынына килгән янгын сүндерүчеләр фатирдан хатын-кызны алып чыккан. Төтен белән агуланган ханым хастаханәгә озатылган.
Бәхеткә каршы, күрше фатирда беркем дә булмаган. Пластик яну нәтиҗәсендә, бөтен подъездда көчле төтен исе таралган. Бу йортта яшәүчеләрне ачы төтен белән агуланудан саклау өчен ике подъезддан 65 кешене, шул исәптән 7 баланы коткарырга туры килгән. Янгын чыккан мәйдан 18 квадрат метр тәшкил иткән.
Бүген Чаллыда яшен сугудан гомуми мәйданы 132 квадрат метр булган шәхси кирпеч йортның чарлагында янгын чыккан. Фаҗига вакытында йортта булган кешеләрнең барысы да урамга чыгарга өлгергән. Янгын сүндерүчеләрне хуҗалар үзләре чакырткан.