Һиндстанда аномаль эсселектән утызга якын кеше вафат булган

Бихар штатында айдан артык аномаль эссе һава торышы саклана.
(Казан, 16 июнь, “Татар-информ”). Һиндстанның Бихар штатында эсседән 29 кеше һәлак булган. Анда айдан артык аномаль эсселек саклана. Иң күп һәлак булычылар Аурангабад округына туры килгән. Монда 25 кеше үлгән. Бу хакта “Известия” хәбәр итә.Бихарда бер айдан артык 40 градустан югары температура саклана. 10 июньдә Нью-Делидә температура рекорд куйды һәм 50 градустан да югары күтәрелде.