Сүриядә һәм Гыйракта “Ислам дәүләте” ягында Идел буеннан 200дән артык кеше сугыша

Бу хакта Илкүләм террорчылыкка каршы комитет һәм Федераль оператив штабның уртак утырышында Россия федераль куркынычсызлык хезмәте башлыгы хәбәр итте

(Казан, 16 июнь, “Татар-информ”). Сүриядә һәм Гыйракта “Ислам дәүләте” террористик төркеме ягында Идел буеннан 200дән артык кеше сугыша. Бу хакта Россия федераль куркынычсызлык хезмәте башлыгы Александр Бортников хәбәр итте, дип яза “Интерфакс”.

“Идел буе федераль округында Россия гражданнарын “Ислам дәүләте” сафларына вербовкалау очраклары бар. Булган мәгълүматларга караганда, Идел буеннан 200дән артык кеше Сүриядә һәм Гыйракта исламистлар ягында сугыш хәрәкәтләрендә катнаша”, – дип белдерде А.Бортников бүген Илкүләм террорчылыкка каршы комитет һәм Федераль оператив штабның уртак утырышында. Утырышта Идел буе федераль округы субъектларында террорчылыкка каршы комиссия һәм оператив штаблар эшчәнлеген оештыру мәсьәләләре каралды.

Россия федераль куркынычсызлык хезмәте башлыгы сүзләренчә, узган елның октябрендә югарыда күрсәтелгән халыкара террористик оешмасының Киров өлкәсендә химик корал саклау һәм юкка чыгару объектында зур яңгыраш алган теракт оештырырга планлаштырган 2 тарафдары 11 һәм 12 елга ирекләреннән мәхрүм ителгән.

Яный торган факторларның тагын берсе дип, Бортников корал һәм сугыш кирәк-яракларының законсыз әйләнешен атады. Аның сүзләренчә, алар терактларда кулланылырга мөмкин.

“2014 елда хокук саклау органнары округта корал һәм сугыш кирәк-яраклары тупланган 7 яшерен урынны ачыклаган, кулдан ясалган 7 шартлаткыч җайланма, 8,5 кг шартлаткыч матдә, 148 берәмлек ату коралы, 258 граната, 16 меңнән артык берәмлек сугыш кирәк-яраклары әйләнештән алынган”, – дип билгеләп узды ул.