Нурлатта балык тотуга хирыслык суга бату белән тәмамланган

Фаҗигале үлгән кеше авыру булган

 (Казан, 16 июнь, “Татар-информ”). Кондырча елгасының Түбән Нурлаттан ерак булмаган урынында Нурлат шәһәрендә яшәгән 1970нче елгы бер ир-ат суга батып үлгән.

Якыннары әйтүенчә, әлеге ир-ат балык тотарга яраткан, бу юлы Кондырчага төнге 12дә бер иптәше белән велосипедларда чыгып киткән. Иртәнге якта кармагын суга ташлаганда, ялгыш элмәге киеменә эләгеп, суга төшеп киткән. Елга яры текә булу сәбәпле, үзе дә чыга алмаган, иптәше дә ярдәм күрсәтергә өлгермәгән. Өстәвенә, ир-ат озак еллар буена эпилепсия белән дә чирләгән, авыруының өянәге еш кабатлана торган булган.

Районда бу быел дүртенче суга бату очрагы инде. Беренче өч фаҗига май аенда теркәлгән, дип белдерә җирле “Дуслык” басмасы.