Казанның ЮХИДИ идарәсе «зебра»да 11 яшьлек кызны бәрдергән машина йөртүчене эзли

Юл һәлакәте Юлиус Фучик урамындагы 115нче йорт каршында булган.
(Казан, 16 май, «Татар-информ»). Казанның ЮХИДИ идарәсе «зебра»да 11 яшьлек кызны бәрдергән машина йөртүчене эзли. Бу хакта шәһәр Дәүләт автоинспекциясеннән хәбәр иттеләр.«Кич белән Фучик урамындагы 115нче йорт каршында билгесез автомобиль көйләнми торган җәяүлеләр кичүендә мәктәп укучысын бәрдергән. Машина йөртүче авария урыныннан качып киткән, ә кызның аягы җәрәхәтләнгән», - дип белдерделәр ЮХИДИ идарәсендә.Казан шәһәре Дәүләт автоинспекциясе әлеге юл һәлакәтен үз күзләре белән күрүчеләр булса (843) 5-333-819, 5-333-848 телефоннары буенча хәбәр итүләрен сорый.