ТР буенча ЭЭМ хезмәткәрләре Мәскәү аша ташылган наркотикларның чираттагы каналын япкан

Бөгелмәдә яшәүче 42 яшьлек хатын-кыз наркотиклар сатуда арадашчы ролен үтәгән

 (Казан, 16 май, “Татар-информ”). ТР буенча ЭЭМ хезмәткәрләре Мәскәү аша ташылган наркотикларның чираттагы каналын япкан.

Быел апрель аенда полициягә Бөгелмәдә яшәүче 42 яшьлек хатынның Мәскәүдән китерелә торган наркотикларга бәйләнеше булуы турында мәгълүмат ирештерәләр. Полиция аның курьер функциясен башкаруын ачыклый. Оператив-эзләү чаралары барышында полиция хезмәткәрләре аны тимер юл вокзалында тоткарлый. Тоткарланган вакытта 150 грамм наркотик матдә аның үзе белән була, дип хәбәр итә Россиянең наркотиклар әйләнешен контрольда тоту буенча федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе матбугат хезмәте.

 

Алдагы эшләр барышында оперативниклар наркотик китерүчеләрне ачыклый. Алар Мәскәү өлкәсендәге ике кеше булып чыга. Аларны тоткарлау өчен Мәскәү өлкәсенә ТР буенча ЭЭМның оператив төркеме җибәрелә. Россия ЭЭМның Җинаятьчеләрне эзләү буенча баш идарәсендә эшләүче коллегалары белән берлектә, Татарстан полицейскийлары ике ирне дә Мәскәү өлкәсенең Щелково шәһәрендә 200 грамм гашишны сату вакытында тоткарлый. Моннан тыш, тоткарланучыларның яшәгән җирләрендәге яшерелгән урыннарда тагын 50 грамм күләмендә төрле наркотик матдәләр табыла. Бу факт буенча җинаять эше кузгатылган. Хәзерге вакытта тоткарланучыларның җинаять эшчәнлеге белән бәйле башка вакыйгалар өйрәнелә.