Машинасы белән юлдан төшеп әйләнеп капланган егет пассажирын ташлап качкан

Вакыйга Буа районында булган

 (Казан, 16 май, “Татар-информ”). Кичә 4:00 сәгатьтә Буа районының Кече Бөргән – Яңа Тинчәле – Яңа Чынлы машина юлының 6нчы километрында “ВАЗ-2105” автомобилен йөртүче 1994нче елгы егет юлдан төшеп әйләнеп капланган. Башлангыч фараз буенча, ул тизлекне арттырган булган, дип хәбәр итә ТР буенча ЭЭМның ЮХИДИ идарәсе матбугат хезмәте.

Нәтиҗәдә, аның 1997нче елгы пассажиры зыян күрә. Кызны район үзәк хастаханәсенә озаталар. Ә автомобиль йөртүче фаҗига урыныннан качкан. Соңрак аны тоткарлаганнар.