Кызыл утны инкарь иткән машина йөртүче кыз-баланы бәрдергән

Һәлакәт Азнакай шәһәрендәге юл чатында булган

 (Казан, 16 май, “Татар-информ”). Кичә 18:00 сәгатьтә Азнакай шәһәренең Нефтьчеләр һәм Шәйхетдинов урамнарының юл чатында “Лада Гранта” автомобиле белән идарә итүче 23 яшьлек егет, башлангыч фараз буенча, светофорның кызыл уты януга карамастан, юлын дәвам иткән һәм тиешле урыннан юл аша үтүче 8 яшьлек кызны бәрдергән. Нәтиҗәдә, кыз-бала төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре, имгәнүләр белән район үзәк хастаханәсенә озатылган, дип хәбәр итә ТР буенча ЭЭМ ЮХИДИ идарәсенең матбугат хезмәте.