КАИ ның бер кафедрасында янгын чыккан

Янгынны сүндерүдә катнашкан бер кеше зыян күргән

  (Казан, 16 май, «Татар-информ»). Кичә КАИ ның 4 нче бинасында аэродинамика кафедрасында янгын чыккан, дип хәбәр итә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе.
Янгын 15 кв. метр мәйданга зыян китергән.
Янгынны сүндерүдә катнашкан ир-ат зыян күргән. Ул урында ук медицина ярәменә мөрәҗәгать иткән, хастаханәгә барудан баш тарткан.
Якынча фаразлауларга караганда, янгын чыгуның сәбәбе - эретеп-ябыштуру эшләре башкарганда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозу.