Чаллыда баланы машина бәрдергән

Бала юл читендәге машиналар арасыннан юлга атылып чыккан дип фаразлана

 (Казан, 16 май, “Татар-информ”). Кичә 7:20 сәгатьтә Чаллының Комсомол районы “Мәләкәс аръягы” микрорайонында “Рено Логан” автомобилен йөртүче 1987нче елгы егет, башлангыч фараз буенча, юлда йөрү иминлеген тәэмин итәрлек тизлекне арттыра һәм 2009нчы елгы җәяүлене бәрдерә. Җәяүле малай юл читендә туктап торган автомобильләр арасыннан юлга кинәт чабып чыккан була, дип фаразлый ЮХИДИ хезмәткәрләре.

Нәтиҗәдә, баланы Чаллының ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенә озаталар, дип хәбәр итә ТР буенча ЭЭМның ЮХИДИ идарәсе матбугат хезмәте.