Алабуга районында “КамАЗ” белән микроавтобус бәрелешкән

Башлангыч фараз буенча, 7 кеше зыян күргән

 (Казан, 16 май, “Татар-информ”). Бүген 7:10 сәгатьтә Гари – Алабуга машина юлының 7нче километрында “КамАЗ” автомобилен йөртүче, башлангыч фараз буенча, юл чаты булмаган урында сулга борылганда каршы як юлдан килүче транспортка юл бирми. Нәтиҗәдә, “Фиат Дукато” автомобиле белән бәрелешә.

Юл һәлакәте вакытында автобуста 11 пассажир булган. Башлангыч фараз буенча, 7 кеше төрле дәрәҗәдәге имгәнүләргә, тән җәрәхәтләренә дучар булган. Вакыйга урынында оператив хезмәтләр эшли, дип хәбәр итә ТР буенча ЭЭМның матбугат хезмәте.