news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Яшел Үзәндә газ шартлагач өй сагы билгеләнгән психиатрга чик кую чарасы үзгәртелде

Суд фикеренчә, 53 яшьлек Наталья Евдокимовага карата белдерелә торган гаепләү уртача авырлыктагы җинаятьләргә карый.

Яшел Үзәндә газ шартлагач өй сагы билгеләнгән психиатрга чик кую чарасы үзгәртелде
Гүзәл Хөсәенова

(Казан, 16 апрель, «Татар-информ», Гүзәл Хөсәенова). ТР Югары суды психиатр Наталья Евдокимованы газ шартлау турындагы эш буенча билгеләнгән өй арестыннан чыгарган. Бу хакта «Татар-информ»га судның матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

29 мартта Яшел Үзәндәге тугыз катлы йорттагы фатирда газ шартлаганнан соң, 53 яшьлек табиб ваемсызлыкта шикләнелә. Фаҗигада ике кеше һәлак булды. Һәлакәттән соң өч көн узгач, Евдокимовны өй сагына алдылар.

Бүген ТР Югары суды карарны яңадан карады — чик кую чарасын билгеле бер гамәлләрне тыюга үзгәрттеләр. Мондый карар хатын-кыз җитди авыру сәбәпле кабул ителгән.

«Евдокимова ялгыз яши. Өй сагында булганда, ул кирәкле дарулар һәм азык- төлек сатып ала алмый», — диделәр суд матбугат хезмәтендә.

Моннан тыш, хөкемдар Евдокимовага белдерелгән гаепләү маддәсе уртача авырлыктагы категориягә карый дип саный. Бу шулай ук йомшаграк чара сайлау мөмкинлеген биргән.  

 «Татар-информ» элек хәбәр иткәнчә, 29 март көнне Яшел Үзәннең Ленин урамында фатирда газ шартлаган. Урында бер кеше һәлак булды, зыян күргән тагын бер кеше хастаханәдә үлде.

Якынча версия буенча, йортта яшәүче ир-ат үз-үзенә кул салырга маташкан. Җинаять эше буенча табиб-психиатр тоткарланды. Яшел Үзән суды табибны өй арестына озаткан иде. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100