news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда ике бакчачылык ширкәте янында коры үлән яна

Бакча йортларына ут кабу куркынычы юк, янгынның якынча мәйданы 50 квадрат метр тәшкил итә.

Казанда ике бакчачылык ширкәте янында коры үлән яна
Павел Климчак

(Казан, 16 апрель, «Татар-информ», Полина Шевчук). Казанда «Таң» һәм «Каенкай» («Заря», «Березка») бакча-дача ширкәтләре янында коры үлән яна. Бу хакта «Татар-информ»га ТР буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсе матбугат хезмәтендә сөйләделәр.

Социаль челтәрләрдә һәм массакүләм мәгълүмат чараларында Көрәш сарае артында күренгән кара төтен фотосурәтләре чыкты.

ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы матбугат хезмәтендә әйтүләренчә, бүген 12.49 сәгатьтә Казансу буенда Су спорт төрләре сарае һәм «Ак Барс Арена» стадионы каршында коры үлән яну турында хәбәр килгән.

Урынга 6нчы янгын-коткару частенең ике бүлеге барган. Бакча йортларына ут кабу куркынычы юк. Янгынның якынча мәйданы 50 квадрат метр тәшкил итә.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100