Татарстанда узган тәүлектә коронавирус инфекциясеннән өч хатын-кыз үлгән

Үлем сәбәпләре патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнгән.

(Казан, 16 март, «Татар-информ»).Татарстанда узган тәүлектә коронавирус инфекциясеннән өч үлем очрагы расланган.

Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, 1937, 1944 һәм 1948 елда туган хатын-кызлар вафат булган.

Үлем сәбәпләре патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнгән. Вирус идентификацияләнгән.

16 мартка республикада коронавирус инфекциясен йоктыруның 383 очрагы теркәлгән.