Казанда «Лада»ның исерек хәлдәге йөртүчесе ике чит ил автомобиле белән бәрелешкән

Авариядә «Лада»ның пассажиры зыян күргән. Кабыргалары сынган һәм башы җәрәхәтләнгән 16 яшьлек үсмерне хастаханәгә озатканнар.

(Казан, 16 март, «Татар-информ», Полина Шевчук). Казанда «Лада»ның исерек хәлдәге йөртүчесе ике чит ил автомобиле белән бәрелешкән, авариядә аның улы зыян күргән.

Шәһәр Дәүләт автоинспекциясеннән «Татар-информ» агентлыгына хәбәр итүләренчә, авария бүген иртәнге унберенчеләр киткәч Беломорск урамындагы 122нче йорт каршында булган. Зур тизлектә хәрәкәт иткән «Лада» машинасы «БМВ» һәм «Мерседес» автомобильләрен «куып җиткән».

«„Лада“ автомобилен идарә иткән ир-ат исерек хәлдә иде. Юл һәлакәтендә әлеге машинаның 16 яшьлек пассажиры зыян күргән. Кабыргалары сынган һәм баш мие селкенгән үсмерне 12нче шәһәр хастаханәсенә озатканнар. Урында юл-патруль хезмәте инспекторлары эшли. Авариянең нечкәлекләре ачыклана», - дип искәрттеләр Казанның ЮХИДИ идарәсендә.