Казанда сәүдә күшәгендәге янгын кыска ялганыш аркасында чыккан булырга мөмкин

Ачыкланганча, ут сәүдә бинасының эчке ягында чыккан.

(Казан, 16 март, "Татар-информ"). Казанда "Торговая слобода" сәүдә күшәгендәге янгынның беренчел сәбәбе – электр линиясендәге кыска ялганыш, дип хәбәр итте "Татар-информ" агентлыгына Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсенең берләштерелгән матбугат хезмәте җитәкчесе вазифасын башкаручы Марат Рәхмәтуллин.

Хәзерге вакытта җаваплы оешма вәкилләре тарафыннан колхоз базарындагы янгынның ахыргы сәбәпләрен ачыклау буенча эш алып барыла. Хәзерге вакытта янгын чыгуның электр-техник сәбәпләре тикшерелә.

Исегезгә төшерәбез, "Торговая слобода" сәүдә күшәгендәге янгын кичә кичке сәгать 6лар тирәсендә чыккан иде.