news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда шәхси йортта янгында хуҗа кеше үлгән

Ир-атка 42 яшь булган.

(Казан, 16 гыйвар, «Татар-информ», Павел Климчак). Узган төндә Казандагы Киров районының Дренажная урамында ике катлы шәхси йортта янгын чыккан. Ут 10 квадрат метр мәйданны камап алган.

Утны сүндергән вакытта йортның 42 яшьлек хуҗасының мәете табыла. Реанимация ясауга карамастан, медицина хезмәткәрләре аның үлемен терки, дип хәбәр итте Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте «Татар-информ»га.

Якынча версия буенча, янгын электр җиһазларын саксыз куллану аркасында килеп чыккан.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100