news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда автобус йөртүчене телефоннан сөйләшкән өчен җавапка тартканнар

Автобус йөртүченең кем булуын ачыклаганнар.

Казанда автобус йөртүчене телефоннан сөйләшкән өчен җавапка тартканнар
скриншот видео

(Казан, 16 гыйнвар, «Татар-информ», Полина Шевчук). Казанда автобус йөртүчене тәмәке тарткан һәм телефоннан сөйләшкән өчен җавапка тартканнар. Бу хакта Татарстанның Автотранспорт предприятиеләре ассоциациясе рәисе Сергей Темляков сөйләде.

Ассоциациягә 89нчы автобус пассажиры мөрәҗәгать иткән. Ул автобус хәрәкәт иткәндә йөртүченең тәмәке тартуын һәм телефоннан сөйләшүен әйткән.

Темляков сөйләвенчә, автобус йөртүченең кем булуын ачыклаганнар. Предприятие җитәкчелеге аңа шелтә белдергән. «Әгәр бу хәл тагын кабатланса, йөртүче премиясез калачак», — диде Темляков.

Ассоциациядә мондый хәлләрне ачыкларга ярдәм иткән пассажирларга рәхмәт әйттеләр.




autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100