news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда мәктәптә янгын чыкканнан соң тикшерү башланган

Мәктәпкә Дәүләт янгын күзәтчелеге инспекторы килгән, ул уку йортында тикшерү үткәрә.

Казанда мәктәптә янгын чыкканнан соң тикшерү башланган

(Казан, 15 декабрь, «Татар-информ», Павел Климчак). Казанда мәктәптә янгын чыкканнан соң тикшерү башланды. Янгын турында видео социаль челтәрләрдә пәйда булды. Кичә социаль челтәрләрдә 143нче мәктәп бәдрәфендәге янгын видеосын бастырдылар. Автор сүзләренчә, мәктәп администрациясе укучыларны эвакуацияләмәгән, янгын сүндерүчеләрне чакырмаган. Шулай ук янгын чыкканнан соң, хәлләре начар булуга зарланган укучыларны өйләренә җибәрмәүләре дә хәбәр ителә.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына ТР буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, алдагы көнне янгын турында бернинди хәбәр дә алынмаган. Бүген 143нче мәктәпкә Дәүләт янгын күзәтчелеге инспекторы килде, ул уку йортында тикшерү үткәрә.

Мәгариф идарәсендә хәбәр итүләренчә, мәктәптә өченче катта бәдрәфтә киптерү җайланмасы янып киткән. Мәктәп персоналы утны биш минут эчендә сүндергән. Шуннан соң мәктәп электригы электр үткәргечне тикшергән.

Укучыларны суыкка чыгару зарурлыгы булмаган, чөнки янгын тиз арада сүндерелә. Дәресләр дәвам иткән, укучыларга өченче катта коридорны җилләткән арада кабинетлардан чыкмый торырга кушканнар.

Мәгариф идарәсендә хәбәр итүләренчә, медицина кабинетына бу хәлдән соң берәү дә үзен начар хис итү белән мөрәҗәгать итмәгән. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100