news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Менделеевск районында кар чанасында боз астына киткән балыкчыны коткарганнар

55 яшьлек ир-атны хастаханәгә салганнар.

(Казан, 15 декабрь, «Татар-информ»). Менделеевск районында кар чанасында боз астына киткән балыкчыны коткарганнар. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Бүген иртән Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына Бәзәкә авылы тирәсендә Чулман елгасында балыкчының боз астына китүе турында хәбәр алынган.

Вакыйга урынына Чаллы коткару посты хезмәткәрләре барып җиткән.

Ир мөстәкыйль рәвештә үзе судан чыга алган. Коткаручылар аны ярга алып чыгып, табиблар кулына тапшырган.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100