news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда көнкүреш техникасыннан чыккан янгында өлкән яшьтәге хатынның гомере өзелгән

Янгын сүндерүчеләр фатирда яшәүче хатын-кызның туганын коткарырга өлгергән.

(Казан, 15 декабрь,”Татар-информ"). Казанда Ямашев проспектындагы йорт фатирларының берсендә янгын чыккан. Анда өлкән яшьтәге хатын-кыз һәлак булган. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына Татарстан буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсенең матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Ямашев проспектындагы 87нче йортта янгын хәбәре ашыгыч хезмәтләрне бердәм чакыру 112 номерына кичә 20.04 сәгатьтә алынган. Казан янгын сүндерү һәм коткару гарнизоны хезмәткәрләре икенче категория буенча урынга чыккан.

Җиденче каттагы бер фатирның йокы бүлмәсендә көнкүреш техникасы һәм әйберләр янган. Янгын мәйданы өч квадрат метр тәшкил иткән.

Янгын сүндерүчеләр өлкән яшьтәге хатынның мәетен таба, аш бүлмәсендә аның исән булган туганы табыла. Хатын-кызны табибларга тапшыралар.

20.32 сәгатьтә янгын сүндерелгән.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100