news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Башкортстанда азык-төлек склады янган

Башкортстанның Иглин районында 700 квадрат метр чамасы мәйданда азык-төлек склады янган, бина өлешчә җимерелгән.

(Казан, 15 декабрь, “Татар-информ”). Башкортстанның Иглин районында 700 квадрат метр чамасы мәйданда азык-төлек склады янган, бина өлешчә җимерелгән. Бу хакта РИА Новостига Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

"Акбирзе авылында Газпром урамында 700 квадрат метр мәйданда азык-төлек склады яна", - диде агентлык әңгәмәдәше.

Аның сүзләренчә, бина конструкциясенең бер өлеше җимерелгән. Янгын турында мәгълүмат ачыклана.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100