Республиканың ЮХИДИ идарәсе автомобильчеләргә мөрәҗәгать белән чыкты

”Ока” автомобиленең “Лада Калина” белән бәрелешүе фаҗигагә китергән

 (Казан, 14 декабрь, “Татар-информ”). Кыш җитү белән, юлларда транспорт һәлакәтләре арта, сәбәбе – рульдагыларның юлның һава шартларына бәйле шартларын бәяләп бетермәү, дип ММЧ аша мөрәҗәгать итә республиканың ЮХИДИ идарәсе.

Әйләнә-тирәдә һава температурасы үзгәреп торуы, кар яву юллар өслеге сыйфаты начараюына китерә, юл йөрү кагыйдәләренә ярашлы рәвештә, транспорт белән идарә итүче һәркем куркынычсыз тизлек сайлаганда бу факторларны исәпкә алырга тиеш.

Автомобильнең кышка тиешле әзерләнгән булуы, ә моңа шиплы кышкы шиннар кую да керә, хәлиткеч әһәмияткә ия, бу мәсьәләгә илтифат итмәү исә фаҗигагә китерергә мөмкин.

Бүген, 14 декабрь көнне, ”Ока” автомобиленә утырып чыккан кеше дә Мәскәү – Уфа (М7 “Волга”) федераль трассасының республиканың Тукай районы турысындагы 1070 нче чакрымында һава торышы шартларын исәпкә алмаган дип фаразлана: ул кар-буранда хәрәкәт иминлеген тәэмин итәрдәй тизлекне арттырып, каршы як юлга чыккан һәм каршысына килгән “Лада Калина” белән бәрелешкән. Нәтиҗәдә, кече литражлы җиңел машина рулендагы әлеге кеше шушы урында һәлак булган. Ачыкланганча, аның автомобилендә җәйге резина гына булган. “Лада Калина” белән идарә иткән кеше дә, аның ике пассажиры да, шул исәптән бер бала, куркынычсызлык каешларын эләктергән булган, шуңа күрә алар әллә ни зур зыян күрмәгән.

Һава шартлары бозылу сәбәпле, ТР буенча ЭЭМның ЮХИДИ идарәсе автомобиль йөртүчеләрне машинага утырып чыгудан, аеруча шәһәрдән читкә китүдән тыелып торырга, транспортны эксплуатацияләгәндә шиплы шиннар файдаланырга, мөмкин кадәр игътибарлы һәм сак булырга, юлда хәрәкәт иминлеген тәэмин итәрдәй тизлек сайларга, һава торышы шартларын исәпкә алырга, алда бара торган транспорт чаралары белән тиешле ара калдырырга, каршы як хәрәкәт юлына чыкмаска өнди.