Казанның ДПС полкы командиры авария корбаннарына багышланган роликка шигырь язган

Видеода куркыныч аварияләр күрсәтелә, шигырьләр исә машина йөртүчеләр һәм җәяүлеләргә мөрәҗәгать рәвешендә иҗат ителгән.

(Казан, 15 ноябрь, «Татар-информ», Павел Климчак). Казанның юл-патруль хезмәте полкы командиры Юл һәлакәте корбаннарын искә алу көненә багышланган роликка шигырьләр язган. Ролик социаль челтәрләрдә чыкты.

Роликка соңгы вакытта Татарстан башкаласында булган төрле юл-транспорт һәлакәтләренең видеолары тупланган. Аларның күбесендә кешеләр һәлак булган.

Агентлыкка билгеле булганча, әлеге шигырьләрне Казанның юл-патруль хезмәте полкы командиры Михаил Савин иҗат иткән.

«Узган елда Юл һәлакәте корбаннарын искә алу көненә багышланган ролик „Яшәргә“ дигән җыр белән үрелеп бара иде. Быел карап һәм сайлап карадым – берни дә туры килмәде. Нәтиҗәдә, эксперимент ясарга булдым», - диде агентлыкка Михаил Савин.

Казанның юл-патруль хезмәте полкы командиры сүзләренчә, шигырьләр бер атна эчендә язылган. Узган шимбәдә, Юл һәлакәте корбаннарын искә алу көнендә, шигырьләрнең тулы һәм ахыргы варианты әзер булган.

Роликта шигырьләрне автор үзе кадр артында укый. Ул машина йөртүчеләр һәм җәяүлеләргә мөрәҗәгать итә, юлларда фаҗигаләрне булдырмас өчен, автор аларны игътибарлы булырга һәм юл йөрү кагыйдәләрен үтәргә чакыра.