Әлмәттә наркотик саткан яшь парга унике ел төрмә яный

Тентү барышында 50 грамм тирәсе метилэфедрон табып алына.
(Әлмәт, 15 ноябрь, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Әлмәттәге яшь парга наркотиклар саткан өчен 12 елга кадәр колония яный. Бу хакта Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтенә сылтама белән район басмасы хәбәр итә.33 яшьлек ир-атны һәм 21 яшьлек кызны Красноармейка бистәсендә тоткарлыйлар. Анда алар “синтетика”ны яшерү урыннарын билгеләгән була.Тентү барышында 50 грамм тирәсе метилэфедрон табып алына. Фатирда шулай ук үлчәүләр, төрү өчен материаллар һәм пакетларга бүлеп салынмаган наркотик та була.Тоткарланган пар кулга алынган, ә полиция хезмәткәрләре  тыелган матдәләрнең кайдан алуларын ачыклый.Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылды. Тоткарланучыларга 12 елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителү куркынычы яный.