Казанда ут баганасы электр чыбыкларына ауган, транспорт хәрәкәте кыенлашкан

Юл-транспорт һәлакәте Комаров урамында күпер астында булган.
(Казан, 15 ноябрь, «Татар-информ»). Казанда ут баганасы электр чыбыкларына ауган, нәтиҗәдә җәмәгать транспорты хәрәкәте кыенлашкан. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына моны үз күзләре белән күргән кеше хәбәр итте.Аның сүзләренчә, юл-транспорт һәлакәте бүген кич Комаров урамында күпер астында булган.Кадрлардан күренгәнчә, ут баганасы юлга таба ауган һәм электр чыбыкларына эленеп калган. Нәтиҗәдә, транспорт хәрәкәте кыенлашкан.