news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда тагын тугыз кеше коронавирустан үлгән

Республикада рәсми рәвештә теркәлгән коронавирус корбаннарының гомуми саны 2021 елның 15 октябренә 839га җиткән.

(Казан, 15 октябрь, «Татар-информ»).Татарстанның тагын тугыз кешесе Covid-19 коронавирусы корбаны булган. Алар биш хатын-кыз һәм дүрт ир-ат. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Татарстанда коронавирустан тугыз үлем очрагы расланган», — дип хәбәр иттеләр ведомствода.

Covid-19 инфекциясеннән 1938, 1951, 1955, 1956 һәм 1959 елларда туган хатын-кызлар, 1942, 1958 (ике кеше) һәм 1960 елларда туган ир-атлар вафат булган.

«Үлем сәбәпләре патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнгән. Вирус идентификацияләнгән», — диделәр министрлыкта.

Шулай итеп, Татарстанда рәсми рәвештә теркәлгән коронавирус корбаннарының гомуми саны 2021 елның 15 октябренә 839га җиткән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100