Казанда җиңел машина борылышта юл бирмичә, бер баланы бәрдергән

Авария нәтиҗәсендә 10 яшьлек баланың аяклары имгәнгән.

(Казан, 15 октябрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Казанда җиңел машина борылышта бер балага юл бирмичә, аны бәрдергән. Бу хакта «Татар-информ»га шәһәрнең Дәүләт автомобиль инспекциясендә сөйләделәр.

Авария кичә, көндез Патрис Лумумба урамында булган. Беренчел мәгълүматлар буенча, «Лада» машинасының 40 яшьлек йөртүчесе борылышта «зебра» аша юлны чыккан 10 яшьлек малайга юл бирмичә, аны бәрдергән.

Юл-транспорт фаҗигасе нәтиҗәсендә, баланың аяклары имгәнгән һәм тырналган.