Лениногорскида мәчет янында «Инфинити» тәгәрмәчендә кул гранатасы таптылар

Хәзерге вакытта табылдыкны Казанга алып киләләр, анда экспертлар гранатаның сугышчан булу-булмавын билгелиләр.

(Казан, 15 октябрь, «Татар-информ»). Лениногорскида мәчет янында машина тәгәрмәчендә кул гранатасы табылган. Бу хакта «Татар-информ»га шаһитлар хәбәр итте.

«Ихлас» мәчете янында тукталган «Инфинити»ның арткы тәгәрмәчендә шаһитлар «лимонка»га охшаш әйберне күреп алган. Урынга ашыгыч хезмәтләр чакыртылган, алар парковка урынын чолгап алган. Саперлар автомобильдән коралны алдылар», - дип сөйләде агентлык чыганагы.

Чыганак мәгълүматлары буенча, гранатаны хәзер, сугышчан булу-булмавын билгеләү өчен, Казанга экспертизага алып баралар.