Шәхси зоопарктан качкан аю бер кешене үтергән, икенчесен яралаган

Фаҗига Воронеж өлкәсендә булган.

(Казан, 15 октябрь, "Татар-информ"). Воронеж өлкәсендә аю бер кешене үтергән, икенчесен яралаган, дип хәбәр итә Россия Эчке эшләр министрлыгының төбәк буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте. Бу хакта “Известия” яза.

Әлеге хәл Семилуки авылында булган. Аю турындагы хәбәрне полициягә җирле халык җиткергән.

Фаҗига урынына килгән полиция хезмәткәрләре кешеләр тормышына куркыныч тудырган аюны атып үтергән.

Идарә тармагы мәгълүматлары буенча, 84 яшьлек шушы авыл кешесе кыргый хайванның корбаны булган. Аюның 49 яшьлек хуҗасы авыр хәлдә хастаханәгә озатылган.

Хәзерге вакытта хокук саклау хезмәткәрләре булган хәлне ачыклау белән мәшгуль.