Татар һәм башкорт шагыйре, публицист Муса Сираҗи вафат булган

Шагыйрьне Туймазы шәһәрендә җирләгәннәр.

(Казан, 15 сентябрь, “Татар-информ”). Башкортстанның Туймазы шәһәрендә башкорт һәм татар шагыйре, публицист, җәмәгать эшлеклесе, Башкортстан Республикасы Язучылар берлеге әгъзасы, Россиянең һәм Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Муса Сираҗи вафат булган. Бу хакта Башинформ хәбәр итә.

Шагыйрь белән бәхилләшү бүген, шәһәр зиратында узган.

  • Сираҗетдинов Муса Шәрәфетдин улы 1939 елның 1 февралендә БАССРның Туймазы районы Төпкилде авылында туган. Башкорт дәүләт университетының филология факультетында укыган. 1966 елда “Очрашу” дип аталган беренче шигырьләр җыентыгы чыга. Муса Сираҗи шигырьләр, хикәяләр, телевизион фильмнар өчен сценарийлар язган. Аның шигырьләренә җырлар язылган.

Төрле елларда Муса Сираҗетдинов Республика татар мәдәни үзәге советы, БАССРның татар һәм башкорт халыклары дуслыгы җәмгыяте рәисе, Башкортстан Президенты каршындагы Иҗтимагый совет әгъзасы булып тора. 2003 елда Фатих Кәрим исемендәге әдәби премиягә лаек була.

Туганнарының һәм якыннарының кайгысын уртаклашабыз, диелә хәбәрдә.