Алабуга районында законсыз рәвештә ком чыгаручыларны полиция ачыклаячак

Поспелово авыл җирлеге территориясендә комлы тау табылган.

(Казан, 15 август, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе инспекторлары Поспелово авыл җирлеге территориясендә комлы тауга тап булган. Бу турыда министрлык матбугат хезмәте хәбәр итә.

Башлангыч мәгълүматлар буенча, киң таралган файдалы казылмаларны ерак булмаган урында, легаль булмаган карьердан чыгарганнар. 

Хәзерге вакытта гаепле затларны ачыклау өчен эш материаллары Татарстан Алабуга районы буенча эчке эшләр бүлегенә җибәрелгән.