Казанда 92 яшьлек әби, автобуста егылып, төрле тән җәрәхәтләре алган

Гадәттән тыш хәл Груздев урамындагы 4нче йорт каршында булган.
(Казан, 15 август, «Татар-информ»). Казанда 92 яшьлек әби, автобуста егылып, төрле тән җәрәхәтләре алган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына шәһәр Дәүләт автоинспекциясеннән хәбәр иттеләр.«Кичә 12.10 сәгатьтә Груздев урамындагы 4нче йорт каршында 90нчы маршрут «МАЗ» автобусы салонында 92 яшьлек әби егылган», - дип искәрттеләр ЮХИДИ идарәсендә.Нәтиҗәдә, өлкән яшьтәге хатын-кыз төрле тән җәрәхәтләре алган.