Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казанда коронавирусны ачыклый торган ялган экспресс-тестлар белән спекулянт тотылган
Әгәр җинаятьченең гаебе исбатланса, аңа алты елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителү куркынычы яный.
(Казан, 15 июль, «Татар-информ», Полина Шевчук). Казанда спекулянтны Covid-19 инфекциясен ачыклый торган ялган экспресс-тестлар белән тотканнар. Бу хакта «Татар-информ»га коронавируска каршы көрәш буенча оператив штабта хәбәр иттеләр.
ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының Икътисади куркынычсызлык һәм коррупциягә каршы көрәш идарәсе хезмәткәрләре ачыклаганча, бер төркем кешеләр чит илдән коронавирус диагностикасы өчен сыйфатсыз һәм теркәлмәгән экспресс-тестлар кайтаруны җайга салган. Төркем әгъзаларының берсе тестларны Одинцоводан алып, аларны Казанга алып кайткан, шунда сатарга ниятләгән. Шулай ук ир-атның үзенә ярдәмче булып тагын бер кешене табуы, аның белән бары телефон аша гына аралашуы ачыкланган.
Бу факт буенча «Ялган, сыйфатсыз һәм теркәлмәгән дару чаралары, медицина эшләнмәләре һәм ялган биологик актив өстәмәләр әйләнеше» маддәсе нигезендә җинаять эше кузгатылган. Хәзер спекулянтка алты елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителү һәм 2,5 млн сум штраф яный.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз