Казанда дустын яралаганнан соң урманга качкан ир-атны тотканнар

Росгвардиячеләр элек хөкем ителгән 50 яшьлек ирне тоткарлаган һәм аны полиция хезмәткәрләренә тапшырган.

(Казан, 15 июль, «Татар-информ», Полина Шевчук). Казанда дус кызын яралап, урманга качып киткән көнче ир-атны тотканнар. Бу хакта «Татар-информ»га ТР буенча Росгвардия идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Казанның Совет районында патрульлек иткән вакытта росгвардиячеләр Торф урамында хатын-кызны пычак белән яралаганнар дигән хәбәр алган. Зыян күрүченең ир-ат белән табын оештыруы ачыклана. Ир эчкәннән соң, дус кызын танышыннан көнләшә башлый. Шуннан соң аны кыйный һәм муенына ике тапкыр пычак белән кадый. Аннан соң көнче ир-ат качып киткән.

Тәртип сакчылары ир-атның билгеләрен ачыклый һәм аны эзли. Казан кешесен урманда тоткарлыйлар. Росгвардиячеләрне күреп, җинаятьче качарга омтыла, тик тотыла.

Элек хөкем ителгән 50 яшьлек кешене тоткарлыйлар һәм полицейскийларга тапшыралар. «Аңлы рәвештә сәламәтлеккә авыр зыян китерү» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.