Казанда бер ир-ат йортны шартлату белән янап, фатирына бикләнгән

Гадәттән тыш хәл урынында экстрен хезмәт вәкилләре эшли.

(Казан, 15 июль, “Татар-информ”). Казанда бер ир-ат фатирына бикләнгән һәм йортны шартлату белән яный. Бу хакта “Татар-информ”га үз чыганакларыннан билгеле булды.

“Ир-ат Минск урамындагы 44 йортта бикләнгән. Һәм йортта газ шартлату белән яный”, - дип сөйләде агентлыкка үз чыганагы.

Әлеге хәл урыныннан “Татар-информ” хәбәрчесе белдергәнчә, йортта яшәүчеләр газ исен сизеп алган һәм коткаручылар чакырткан. Соңрак билгеле булганча, йортның 10нчы катында бер ир бикләнгән һәм газ шартлату белән янаган. Экстрен хезмәт эшчеләре подъезда яшәүчеләрне эвакуацияләгән.

Хәзерге вакытта гадәттән тыш хәл урыны камап алынган, экстрен хезмәт вәкилләре эшли. Әлеге хәлнең сәбәпләре ачыклана.