Табиблар Минзәлә районында парапланнан егылып төшкән ир-атның хәле турында сөйләде

Бәхетсезлек очрагы 11 июньдә, Деуково авылы тирәсендә булган.

(Казан, 15 июнь, «Татар-информ», Эльвира Мөхәммәтдинова). Минзәлә районында парапланда очканда егылган ир-ат авыр хәлдә реанимациядә ята. Бу хакта «Татар-информ»га Чаллы шәһәренең Сәламәтлек саклау идарәсендә хәбәр иттеләр.

Әлеге хәл 11 июньдә, Деуково авылы тирәсендә булган. Егылганнан соң ир-ат аңында булган.

Алдарак «Татар-информ» парапланнан егылып аякларын сындырган ир-атны хастаханәгә алып китүләрен язган иде.