news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда таксистның пистолеттан ату нечкәлекләре билгеле булды

Хокук сакчылары такси пассажирларын тоткарлаган, йөртүчене эзлиләр.

(Казан, 15 июнь, «Татар-информ», Павел Климчак). Казанның Сахаров урамында 11.20 сәгатьтә атыш турында полициягә шаһит хәбәр иткән.

Ачыкланганча, таксист белән ике пассажир ир-ат арасында низаг чыккан. Нәтиҗәдә йөртүче ике тапкыр һавага аткан да китеп барган. Бу турыда Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр ителә.

Хокук сакчылары такси пассажирларын тоткарлаган, йөртүчене эзлиләр.

«Татар-информ» агентлыгы хәбәр иткәнчә, Казанда таксист пассажирлар белән талашкан һәм пистолеттан аткан. Якынча мәгълүматлар буенча, йөртүче пневматик пистолеттан аткан. Пассажирлар зыян күрмәгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100