Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда исерек хәлдәге җиңел машина шоферы газ торбасы ныгытмасына килеп бәрелгән
Машина йөртүче һәм аның 3 яшьлек пассажиры иминлек каешларын эләктермәгән булган, икесе дә җитди тән җәрәхәтләре алган.
(Казан, 15 июнь, «Татар-информ», Наталия Никифорова). Татарстанда исерек хәлдәге һәм машина йөртү таныклыгы булмаган җиңел автомобиль шоферы газ торбасы ныгытмасына килеп бәрелгән. «Татар-информ»ның Чаллыдагы үз хәбәрчесе агентлыкка шулай дип белдерде.
Юл һәлакәте 14 июнь көнне кичке бишенче яртыда республиканың Тукай районы Мусабай-Завод авылында булган.
«Моңа кадәр машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителгән 42 яшьлек ир-ат исерек хәлдә «Лада Калина» автомобиленә утырган һәм зур тизлектә газ торбасының тимер ныгытмасына килеп бәрелгән», - дип хәбәр итте агентлыкка Россия Эчке эшләр министрлыгының Тукай районы буенча бүлегенең ЮХИДИ бүлеге башлыгы Шамил Ганиев.
Машина йөртүче һәм аның 3 яшьлек пассажиры иминлек каешларын эләктермәгән булган (өстәвенә, бала махсус кәнәфидә дә утырып бармаган). Аларның икесе дә җитди тән җәрәхәтләре алган. Зыян күрүчеләрне Чаллыдагы бер хастаханәгә озатканнар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз