Тәтештә велосипедлар урлау очраклары арткан

Велосипедларны подъездлардан һәм тамбурлардан да алып киткәннәр, ә бер велосипедны шәхси йортның яшелчә бакчасыннан ук урлаганнар.
(Казан, 15 июнь, "Татар-информ", "Тәтеш таңнары", Мәдинә Ибәтуллина). Россия Эчке эшләр министрлыгының Тәтеш районы бүлеге кизү частенә велосипедлар урлау буенча гражданнардан мөрәҗәгатьләр саны җәй башланганнан алып арткан. Бу хакта җирле басма хәбәр итә. 
 
Ике тәгәрмәчле дуслар югалу турындагы гариза белән полициянең кизү частенә майда 9 шәһәрле мөрәҗәгать иткән. Угрылыкның күпчелеге Көньяк микрорайонда килеп чыккан, подъездлардан һәм тамбурлардан да алып киткәннәр, ә бер велосипедны шәхси йортның яшелчә бакчасыннан ук чәлдергәннәр. 
 
Полиция хезмәткәрләре рейд барышында күп фатирлы йортларның подъездларын карап йөргән вакытта тәтешлеләрнең велосипедларын караучысыз калдыруларына, өстәвенә хәтта “угрылыкка каршы” чылбыр кебек шундый куып китүгә комачаулаучы гади генә әйберләргә дә игътибар итмәүләренә инанган. 
 
Чылбыр, һәм хәтта кодлы бикләвеч тә, дөресен генә әйткәндә, проблеманы хәл итми. 
 
“Кибеткә яки почтага килдегез икән, велосипедны, хәтта бер минутка гына калдырган очракта да, видеокүзәтү камерасы булса, күренә торган яки һичюгы үзегезгә күренгән урынга, яисә бикләп куя торган җайланманы файдалану белән махсус аерым ясалган урынга куегыз", – дип киңәш итә полиция хезмәткәрләре. 
 
Шулай ук, транспорт сатып алганда бирелгән документларны югалтмау хәерле. Аның фоторәсемен ясагыз һәм аны саклагыз, ди белгечләр.