Ялның өч көнендә республика сулыкларында 18 кеше батып үлгән

Коену сезоныннан башлап суда барлыгы 22 кешенең гомере өзелгән, шулар исәбендә 3 бала
(Казан, 15 июнь, «Татар-информ»). Ялның өч көнендә Татарстан сулыкларында 18 кеше батып үлгән. Коену сезоныннан башлап (1–14 июнь) суда барлыгы 22 кешенең гомере өзелгән, шулар исәбендә 3 бала да бар. Ике очракта кешеләрнең үлү сәбәбе үз-үзенә кул салу һәм криминал булган.
ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча, Лениногорски, Әлмәт, Казан һәм Менделеевскида, шулай ук Нурлат, Аксубай, Азнакай, Саба, Мамадыш, Бөгелмә, Лаеш һәм Чистайда бәхетсезлек очраклары теркәлгән.
Нигездә батып үлүчеләр җиһазланмаган урында коенганнар. Кайберләренең гомере яхшы йөзә белмәү, навигация кагыйдәләрен бозу сәбәпле өзелгән. Үлем очрагына китерүче сәбәпләр арасында талчыгу, кызу сугу, туңу һәм исерткеч эчемлекләр куллану, олыларның балаларны контрольдә тотмавы бар. Сулыкларда батып үлүчеләрнең күбесе 17–20 яшьлек һәм 30–45 яшьлек ир-атлар.
Шулай итеп, Аксубай районында буада 21 яшьлек егет батып үлгән. Ул абыйсы һәм аның хатыны белән киңлеге 25–30 метр, тирәнлеге 3 метр булган буаны йөзеп чыгарга булганнар. Шул вакытта егетнең аягын көзән җыерган һәм ул су астына китә башлаган. Абыйсы коткарырга теләп аны чәченнән тарта башлаган, әмма энесе аны су астына өстерәгән. Абыйсы аны җибәрергә мәҗбүр булган һәм үзе авырлык белән генә ярга чыккан. Аннары һәлакәт турында 102 нче янгын частенә чылтыратканнар. Коткаручылар һәлакәт урынына резин көймәдә килеп җиткәннәр һәм 3 метр тирәнлектән егетнең үле гәүдәсен чыгарганнар.
Шул ук кичне Азнакай районында буадан 22 яшьлек кызның үле гәүдәсен табып алганнар. Ул әтисе белән Баулыдан килгән булган. Кич белән алар буа ярына киткәннәр, шул ук көнне кыз әтисе белән ачуланышкан һәм үзенә кул салырга булган. Ул әтисен кисәтмичә суга кергән, ә анысы коткарырга өлгермәгән.
Чистай районында Бахта елгасында ир-ат һәм 5 яшьлек малай батып үлгән. Ачыкланганча, ир-ат биредәге балаларны су коенырга алып барырга җыйган. Балалар ярдан суга сикергән, чираттагы сикерүдән соң ир-ат һәм 5 яшьлек малай суүсемнәргә чорналып өскә йөзеп чыга алмаганнар. Аларның үле гәүдәләрен авыл кешеләре чыгарган.
Нигездә, кешеләр кече сулыкларда, буаларда батып үлә, чөнки биредә коткаручылар һәм беренче ярдәм күрсәтүчеләр юк. Узган ялларда җиһазланган шәһәр пляжларында фаҗигале хәлләрдән саклап калганнар.
13 июньдә Дәрвишләр бистәсендәге Комсомол күлендә егетләр чак кына батмаган. Егетләр еракка кадәр йөзгәннәр һәм көчләре беткән. Коткаручылар арыган яшүсмерләрне вакытында күреп алганнар һәм алар янына көймәдә йөзеп килгәннәр. Зыян күрүчеләр ашыгыч медицина ярдәме бригадасына тапшырылган.
Сүз уңаена, узган елның июнь аенда Татарстан сулыкларында 55 кеше батып үлгән, алар исәбендә 2 бала да булган.