news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан кызы үзенә бәйләнгән танышына 27 тапкыр пычак белән чәнчегән

Канга баткан ир-атны күршеләре тапкан, аны ашыгыч ярдәм машинасы алып киткән.

(Казан, 15 май, «Татар-информ»). Казан кызы үзенә бәйләнгән танышына 27 тапкыр пычак белән чәнчегән. Бу турыда Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итте.

Ачыкланганча, Октябрь урамындагы йортларның берсендә, фатирда Казанда яшәүче 18 яшьлек кыз бергә торучы ир-ат һәм өч танышы белән бергә спиртлы эчемлекләр эчкән. Барысы да йокларга яткан. Әмма 44 яшьлек ир-ат кызга бәйләнә башлаган. Кыз аны подъездга алып чыккан һәм баскычтан этеп төшергән. Аннары кыз фатирдан пычак алып чыгып, ир-атка 27 тапкыр чәнчегән.

Канга баткан ир-атны күршеләре тапкан һәм 112 номерына шалтыраткан. Яралы ир-атны ашыгыч ярдәм машинасында хастаханәгә алып киткәннәр.

«Үтерергә омтылу» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.

news_right_1
news_right_2
news_bot