Чаллыда ике җиңел автомобиль һәм мотоцикл катнашындагы авариядә байкер зыян күргән

Авария ГЭС бистәсендәге 19нчы комплекста булган.

(Казан, 15 май, «Татар-информ», Полина Шевчук). Чаллыда ике җиңел автомобиль һәм мотоцикл катнашындагы юл һәлакәтендә байкер җитди тәр җәрәхәтләре алган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына аварияне күргән кешеләр хәбәр итте.

Аларның әйтүенчә, авария ГЭС бистәсендәге 19нчы комплекста булган. Биредә «Мазда», «КИА» автомобильләре һәм «Хонда» мотоциклы юлны бүлешә алмаган.

Нәтиҗәдә, Корея автомобиле юлга аркылы баскан, байкер исә яны белән ауган.

«Юл һәлакәтендә мотоцикл йөртүче җитди тән җәрәхәтләре алган. «Ашыгыч ярдәм» табиблары урында ачыклаганча, егетнең башы һәм эченә зыян килгән, шулай ук умыртка баганасы һәм ике аягы сынган. Зыян күрүчене хастаханәгә озатканнар», - дип искәртте аварияне күргән кешеләр.

Юл һәлакәтенең сәбәпләре һәм кемнең гаепле икәнлеге ачыклана.