Ике яшьлек бала Чаллыда торак йорт тәрәзәсеннән егылып төшкән

Баланы Казанга Балалар Республика клиник хастаханәсенә китергәннәр.

(Казан, 15 май, «Татар-информ»). Ике яшьлек бала Чаллыда торак йорт тәрәзәсеннән егылып төшкән. Бу хакта «Татар-информ» га шәхси чыганак хәбәр итте.

Фаҗига 14 май алдыннан булган.

«Ир бала өченче кат тәрәзәсеннән егылып төшкән. Башта ашыгыч ярдәм машинасында аны Чаллы хастаханәсенә алып киткәннәр, ә аннан шунда ук Казанга китергәннәр», – дип төгәллек кертте чыганак.

Хәзер бала Республика балалар клиник хастаханәсендә авыр хәлдә, ул аңында.