Юлларда бала арты бала һәлак була

Татарстан юлларында балалар һәм үсмерләр катнашында 130 транспорт һәлакәте булган, шулар нәтиҗәсендә 6 баланың гомере өзелгән

(Казан, 15 май, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). Быел 4 айда гына да Татарстан шәһәрләре урамнарында һәм юлларында балалар һәм үсмерләр катнашында 130 транспорт һәлакәте булган, шулар нәтиҗәсендә 6 баланың гомере өзелгән һәм аларның 4сенең пассажир буларак утырып барышы, 2се җәяүле булган, тагын 137 бала җитди җәрәхәтләнгән, бәрелгән һәм аларның 78е җәяүле булган. Былтыргы гыйнвар – апрельдагы һәлакәтләр белән чагыштырганда, 16 яшькә кадәрге татарстанлылар катнашында килеп чыккан транспорт һәлакәтләре 13кә артык булган, 2гә күбрәк бала үлгән һәм тәне каза күргәннәр 15кә артыграк.

Шул рәвешле, республикада балаларның юлларда транспорттан каза күрүләре җитди борчу тудыра, вазгыять хәвефле кала бирә. Бу мәсьәләдәге вазгыятькә балалар өчен каралган креслолар һәм баланы утыргычка беркеткеч җайланмалар файдалану-файдаланмауның йогынтысы зур: андыйлар белән җиһазланмаган килеш бала утыртып барган машиналар очраган һәлакәтләр быел 3 баланың башына җиткән, дип хәбәр итә ТР буенча ЭЭМның ЮХИДИ идарәсендәгеләр һәм тиешле нәтиҗә чыгарырга, мәсьәләгә җитди карарга өндиләр. Андый җайланмалар 12 яшькәчә булганнарга карата файдалану – мәҗбүри, булмаса – 500 сум штраф. 30 майдан ЮХИДИ инспекторлары, “Яшь пассажирлар гомерен саклыйк!” шигаре белән, махсус рейдка чыгып, бала иминлеге мәсьәләсенә битараф булган автомобильчеләрне 8 июньгә кадәр “чүпли” башлаячак.