Казанда автомобиль транспорт тукталышында торган ике кызны бәрдергән

Кызларның берсе алынган тән җәрәхәтләреннән хастаханәдә үлгән
(Казан, 15 май, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). Кичә Казанда автомобиль җәмәгать транспорты тукталышында торган ике кызны бәрдергән. Кызларның берсе алынган тән җәрәхәтләреннән хастаханәдә үлгән. Бу хакта бүген Казанның ЮХИДИ матбугат хезмәте хәбәр итте.
Һәлакәт 14 майда 00.50 сәгатьтә “Чуйков” җәмәгать транспорты тукталышында “Тойота Королла” автомобиленең 32 яшьлек йөртүчесе Бондаренко урамы юнәлешендә барганда юл бирмәгән һәм бер үк юнәлештә уң яктан баручы “ВАЗ-21723” автомобиленә бәрелгән. Бәрелүдән соң “ВАЗ” автомобиле 1987 елгы 2 кыз басып торган тукталыш мәйданына килеп кергән. Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә бер кызның баш миенә зыян килгән һәм ул 3 сәгатьтән хастаханәдә үлгән. Икенче кыз да төрле җәрәхәтләр алган.
“Бу факт буенча җинаять эше кузгатылган. Хәзерге вакытта тикшерү эшләре алып барыла”, - дип белдерделәр Казанның ЮХИДИ матбугат хезмәтендә.