news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда бер хатын-кыз һәм бала, автобус салонында егылып, төрле тән җәрәхәтләре алган

Автобус йөртүче эшеннән читләштерелгән.

(Казан, 15 апрель, «Татар-информ», Полина Шевчук). Казанда бер хатын-кыз һәм бала, автобусның ишеге ачык калу сәбәпле егылып, төрле тән җәрәхәтләре алган.

Шәһәр Дәүләт автоинспекциясеннән «Татар-информ» агентлыгына хәбәр итүләренчә, кичә көндезге дүртенчеләр киткәч Җиңү проспектында 45нче маршрут автобусының йөртүчесе салон ишеге ачык калган килеш урыныннан кузгалып киткән. Нәтиҗәдә, 34 яшьлек хатын-кыз һәм 3 яшьлек бала тоткычларга тотынырга өлгермәгән һәм транспорт салонында егылган. Ике пассажир да төрле тән җәрәхәтләре алган.

ТР Автотранспорт предприятиеләре ассоциациясе рәисе Сергей Темляков «Татар-информ» агентлыгына хәбәр иткәнчә, автобус йөртүче эшеннән читләштерелгән.

«Хәзерге вакытта әлеге хәлнең барлык нечкәлекләре тикшерелә, автобус йөртүчегә нинди җәза биреләчәген ЮХИДИ инспекторлары хәл итәчәк», - дип ачыклык кертте Темляков.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100