Татарстанда үз-үзеңне изоляцияләү режимын бозган өчен тәүлек эчендә 508 штраф язылган

Узган тәүлектә 60 мең кешенең өйдән чыгу өчен булган рөхсәт белешмәләрен тикшерделәр.

(Казан, 15 апрель, «Татар-информ», Наталия Никифорова). Татарстанда бер тәүлек эчендә үз-үзеңне изоляцияләү режимын бозган өчен 508 штраф язылган. Бу хакта «Татар-информ»га коронавируска каршы көрәш буенча оператив штабта хәбәр иттеләр.

Татарстанда коронавирус таралуны булдырмауга юнәлдерелгән профилактик чаралар дәвам итә. Узган тәүлек эчендә республика шәһәрләре һәм районнары урамнарында 60 меңгә якын кеше тикшерелгән, алар арасында 508 кеше хокук бозучылар булып чыккан, аларга үз-үзеңне изоляцияләү режимын бозган өчен штрафлар язылган.

Контроль постларда 49 мең машина тикшерелгән. Шул ук вакытта республика территориясенә 1,2 меңнән артык транспорт чарасы кертелмәгән.

Үз-үзеңне изоляцияләү режимы кертелгәннән бирле барлыгы 872 178 граждан һәм 670 774 машина тикшерү узган.

«Ялган, сыйфатсыз һәм теркәлмәгән дарулар әйләнеше» маддәсе һәм «Ялган документлар, дәүләт бүләкләре, штамплар, мөһерләр яки бланклар ясау, әзерләү яки әйләнеше» маддәсе буенча җиде эш кузгатылган.