Казан зоопаркында маймыллар яши торган павильон янган

Янгын 15 квадрат метр мәйданга зыян салган.

(Казан, 15 апрель, «Татар-информ», Полина Шевчук). Казан зоопаркында маймыллар яши торган павильон янган. Бу турыда Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Бүген 13.49 сәгатьтә ашыгыч хезмәтнең 112 бердәм номерына Казан зообакчасы территориясендә янгын чыгуы турында хәбәр килгән.

Ачыкланганча, «Приматлар» павильоны янган. Анда төзелеш һәм интерьер эшләре алып барылган. Эшчеләр чыгарга өлгергән, бинада хайваннар булмаган.

15 квадрат метр мәйданга зыян салган янгынны 14.36 сәгатьтә сүндергәннәр. Янгын чыгу сәбәпләре ачыклыйлар.